Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешән төбәгендәге кайбер авыл җирлекләрендә үләт базлары тулы
Дистәгә якынында бу төр базларның тиешле таләпләргә җавап бирмәве ачыкланган
(Казан, 31 март, “Татар-информ”). Чирмешән районында 19 биотермик һәм себер язвалы 3 үләт базы бар. Югары Кәминкә, Түбән Кәминкә, Ивашкино, Яңа Элмәле, Туймәт, Иске Котыш, Ульяновка авыл җирлекләрендә тиз арада яңа үләт базлары төзергә кирәк, чөнки бу авыллардагы күп еллар элек ясалган үләт базлары тулган. Мал үләксәләре җир өстендә ята, алар, аеруча җәйге кызу көннәрдә таркалып, тирә-юньгә начар ис, инфекция тарата, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” газетасы.
Райондагы үләт базларын карап тору өчен республика бюджетыннан 583 мең сум акча бирелгән, алар кайбер авыл җирлекләренә биреләчәк. 2013 елда да районга шул кадәр акча бүленгән. Әлеге ярдәм белән Түбән Кармалка, Казанка, Югары Кәминкә, Бәркәтә авылларында үләт базларына берникадәр ремонт ясалган.
Ветеринария инспециясе, прокуратура белән берлектә, үләт базларының торышын тикшерәчәк. Узган көздә үткәрелгән рейдлар вакытында Яңа Элмәле, Ивашкино, Бәркәтә, Туймәт, Иске Котыш, Ульяновка, Югары Кәминкә, Мордва Афонькәсе авыл җирлекләрендәге базларның санитария таләпләргә җавап бирмәүләре ачыкланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз