news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике автомобиль бәрелешкәннән соң зыян күрүчеләрне хастаханәгә озатканнар

Автомобильләр бәрелешкәннән соң аларның берсе юлдан читкә чыгып киткән.

Татарстанда ике автомобиль бәрелешкәннән соң зыян күрүчеләрне хастаханәгә озатканнар

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан трассасында ике автомобиль бәрелешкәннән соң ике зыян күрүчене хастаханәгә алып киткәннәр.

Авария шаһитлары хәбәр итүенчә, кичә иртән Лениногорск районында Зәй-Каратай авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган. Юлда ике автомобиль бәрелешкән, шуннан соң аларның берсе юлдан читкә чыгып киткән. Ике машина кузовына да җитди зыян килгән.

Шаһитлар сүзләренчә, авариядә бер автомобильдә ике кеше зыян күргән. Ирне һәм хатын-кызны төрле җәрәхәтләр белән җирле хастаханәгә алып киткәннәр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100