news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда санкцияләнмәгән акциядә катнашучылар ЮХИДИ хезмәткәренә һөҗүм иткән

Юл-патруль хезмәте инспекторына һөҗүм иткән вакыт шаһитлар һәм журналистлар камералары объективларына эләккән.

Казанда санкцияләнмәгән акциядә катнашучылар ЮХИДИ хезмәткәренә һөҗүм иткән

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда санкцияләнмәгән акциядә катнашучылар ЮХИДИ хезмәткәренә һөҗүм иткән. Шушы мизгел шаһитлар һәм журналистлар камералары объективларына эләккән.

Юл-патруль хезмәте инспекторы законсыз акциядә катнашучыларның берсен туктатырга җыена, аны кулыннан эләктерә, егет таеп егыла. Бу вакытта берничә яшь кеше йөгереп килеп, егетне кысрыклый һәм юл-патруль хезмәте инспекторына ташлана. Берничә кеше аңа торырга ирек бирми, соңыннан барысы да йөгерә, ЮХИДИ хезмәткәре зыян күрми.

news_right_1
news_right_2
news_bot