news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан үзәгендә ЮХИДИ хезмәткәренә һөҗүм иткән ике кеше тоткарланган

Прокуратура законсыз акция вакытында ЮХИДИ хезмәткәрен кыйнаганнан соң тикшерү башлаган.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның Вахитов районы прокуратурасы шәһәр үзәгендә санкцияләнмәгән акция вакытында ЮХИДИ хезмәткәрен кыйнаганнан соң тикшерү башлады.

Элегрәк агентлык законсыз акциядә катнашучыларның берсен инспекторның Сул Болак урамында туктатырга җыенуын, кулыннан эләктереп алуын, егетнең таеп егылуын хәбәр иткән иде. Бу вакытта берничә яшь кеше йөгереп килеп егетне кысрыклый һәм  юл-патруль хезмәте инспекторына ташлана.

Агентлыкка мәгълүм булганча, Сул Болак буенча 42нче  йорт каршында берничә кеше узарга комачаулап, машиналарга юлны бүлгән. Юл-патруль хезмәте инспекторы юлдан китүләрен таләп итә, әмма алар полиция таләпләренә колак салмый. ЮХИДИ хезмәткәре аларны тоткарларга дигән карар кабул итә. Бу вакытта бер төркем яшьләр инспекторга каршылык күрсәтеп, аңа һөҗүм итә.

Казанның Вахитов районы прокуроры ярдәмчесе Артем Потапов агентлыкка хәбәр иткәнчә, тикшерү башланган, аның нәтиҗәләре буенча хакимият вәкиленә һөҗүм итүчеләргә карата җинаять эзәрлекләве турында карар кабул ителәчәк.

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, ЮХИДИ хезмәткәренә һөҗүм итүдә катнашкан ике егет полицейскийлар тарафыннан тоткарланган. Аларның икесе дә 24 яшьлек егетләр. Хәзерге вакытта алар полиция бүлегендә. Хезмәт вазифаларын башкарганда хокук саклау органнары хезмәткәренә һөҗүм иткән өчен икесенә дә җинаять җаваплылыгы яный. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100