news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фура ике автомобиль белән бәрелешкәч, Яшел Үзән трассасында ягулык түгелгән

Бүген иртән булган һәлакәттә, шаһитлар сүзләренчә, беркем дә зыян күрмәгән.

Фура ике автомобиль белән бәрелешкәч, Яшел Үзән трассасында ягулык түгелгән

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Фура ике автомобиль белән бәрелешкәч, Яшел Үзән трассасында ягулык түгелгән.

«Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итүенчә, бүген иртән Яшел Үзән янындагы трассада массакүләм юл-транспорт һәлакәте булган: «Тойота»  фураның ян ягына килеп бәрелгән. Шуннан соң «Тойота» га арттан бер җиңел машина килеп төртелгән.

Шаһитлар сүзләренә караганда, һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән. Бәрелештән соң юлга ягулык түгелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100