news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда хатын-кыз сигез айлык кызын руль артына утырткан һәм видеога төшергән

Видеода автомобильнең урам буенча хәрәкәт итүе, ә руль артындагы хатын-кыз кулында бала булуы күренә.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда хатын-кыз сигез айлык кызын автомобиль руле артына утырткан һәм видеога төшергән. Видеоролик социаль челтәрләрдә чыкты.

Видеода хатын-кыз - машина руле артында һәм ул үзенең кечкенә кызын тоткан. Ул сабыйга рульне борырга һәм борылышларда ут кабызырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта автомобиль юл буйлап хәрәкәт итә.

«Бүген Мәдинә безне өйгә алып кайтты», дип язган хатын-кыз видеога.

Социаль челтәр кулланучыларның күбесе яшь әнинең бу гамәлен ошатмаган һәм аның видеоязмасын Чаллы кызы Агина Алтынбаеваның кыланышлары белән чагыштырган.


news_right_1
news_right_2
news_bot