news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшәүче ир-ат сигез яшьлек кызны көчләгән өчен 18 елга хөкем ителде

Былтыр сентябрь аенда бер ир-ат укучы кызга урман полосасында көчекләр карарга тәкъдим итә, шуннан соң ул баланы мәсхәрәли.

Казанда яшәүче ир-ат сигез яшьлек кызны көчләгән өчен 18 елга хөкем ителде
Гульнара Аухадеева

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнара Әүхәдиева ). Татарстан Югары суды Казанда яшәүче 39 яшьлек ир-атны сигез яшьлек укучы баланы көчләүдә гаепле дип тапты. Җинаять узган елның сентябрендә була. Бу вакытта икенче сыйныфта укучы ике кыз бала дәресләрдән соң өйгә кайтып килә. Шул вакытта Липатов урамында алар янына билгесез ир-ат килеп чыккан.

Таныш булмаган ир-ат кызларга көчекләр карарга тәкъдим иткән. Кызларның берсе риза булган. Ир-ат аны кеше булмаган урынга урман посадкасына алып бара һәм мәсхәрәли.

Ир-атны тиз арада тоткарлаганнар. Ул Яшел Үзәндә туып-үскән, Казанда шул урыннан ерак түгел яшәгән эшсез кеше булып чыккан. Ачыкланганча, элегрәк аны мондый җинаять өчен җаваплылыкка тарткан булганнар инде.

Никифоровка балигъ булмаганнарга карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылуда гаеп белдерәләр. Ул суд көтеп, дүрт ай СИЗОда уздырган.

Процесста кызның әнисе журналистлардан утырыш залыннан чыгып китүләрен сораса да, судья матбугат вәкилләренә калырга рөхсәт итте. Хөкем ителүче үз гаебен элеккечә үк кире какты, йөзен яшермәде. «Мин барысын да әйттем инде, өстәп әйтер сүзем юк», - диде ул үзенең соңгы сүзендә.

Дәүләт гаепләүчесе Никифоровка 19,5 ел сораган, тик суд аны махсус режимлы колониягә 18 елга хөкем итте, зыян күрүче хисабына ярты миллион сум акча түләттерергә карар булды. Шулай ук хөкем ителүчегә педофилиядә чагылган сексуаль чирдән мәҗбүри дәвалау билгеләнгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100