news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда чит ил машинасы трактор чүмеченә килеп бәрелгән

Авария Адоратский урамында булган.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда «Лента» кибете янында чит ил машинасы трактор чүмеченә килеп бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһиты хәбәр итте.

Авария Адоратский урамында булган. «Тойота Авенсис» бик җитди зыян алган.

Шәһәр автоинспекциясендә агентлыкка әйтүләренчә, якынча мәгълүматларга караганда, чит ил машинасының исереклек билгеләре булган 22 яшьлек йөртүчесе трактор алдыннан куркынычсыз дистанцияне сайламаган.

Яшь кешенең борын сөяге сынган һәм башы җәрәхәтләнгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100