Чаллыда автокран пенсионерны бәрдергән

65 яшьлек хатын-кызны Автокала ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр, әмма табиблар аның гомерен саклап кала алмаган.

(Чаллы, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда «КАМАЗ» автомобиле базасындагы автокран пенсионерны бәрдергән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Юл һәлакәте кичә Сөембикә проспектындагы 44/1нче йорт каршында булган. Автокранның 48 яшьлек йөртүчесе, 21/2Б йортының төзелеш мәйданчыгыннан чыккан чагында, 65 яшьлек хатын-кызны таптаткан. Зыян күрүчене ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар. Табиблар күпме генә тырышса да, хатын-кызның гомерен саклап кала алмаган. Ул хастаханәдә үлгән.

Авариянең барлык нечкәлекләре ачыклана.