Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиб-травматолог кышын була торган иң куркыныч имгәнүләр турында кисәтте
Яңа ел бәйрәмнәрендә күп очракта актив ял вакытында яки пиротехника белән саксыз эш итү сәбәпле имгәнәләр.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Яңа ел бәйрәмнәрендә татарстанлылар актив ял яки пиротехника белән саксыз эш итү вакытында алынган имгәнүләр белән хастаханәгә ешрак мөрәҗәгать итә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә табиб-травматолог Булат Зыятдинов сөйләде.
«Пиротехника белән бәйле мөрәҗәгатьләр бик күп, бигрәк тә кулда петарда шартлау сәбәпле микрохирургия бүлегенә килүчеләр шактый була. Шулай ук безнең гражданнар фейерверк нигә атмады икән дип, барып карарга мөмкин ... Алар белән инде офтальмологлар очраша», - диде спикер.
Зыятдинов Яңа ел бәйрәмнәре чорында юл-транспорт һәлакәтләре саны артуын да билгеләп үтте һәм татарстанлыларны кышын юлларда аеруча игътибарлы, сак булырга, автомобильләр арасындагы дистанцияне һәм имин тизлек режимын сакларга чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз