news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше вафат булган

Өч хатын-кыз һәм бер ир-ат инфекция корбаны булды.

Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше вафат булган

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын дүрт кеше үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

1935 елда туган хатын-кыз, 1953 елда туган ир-ат, 1957 елда туган хатын-кыз һәм 1958 елда туган хатын-кыз корбан була.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Пандемия башланганнан бирле 30 декабрьгә Covid-19дан 189 үлем очрагы теркәлгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100