news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фрэнк Синатра һәм Элвис Пресли җырлары авторы коронавирустан вафат булган

Композитор үз гомерендә 400дән артык җыр иҗат иткән һәм 30 альбом чыгарган.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Мәшһүр Мексика композиторы һәм җырлар авторы Армандо Мансанеро 85 яшендә вафат булган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы El Universal басмасына сылтама белән хәбәр итә.

Декабрь урталарында Мансанерода коронавирус тапканнар. Берничә көннән соң музыкантны реанимациягә күчергәннәр һәм ясалма вентиляция аппаратына тоташтырганнар. Хәле яхшырган кебек тоелса да, Мансанеро йөрәге туктау сәбәпле кинәт вафат булган.

Композитор үз гомерендә 400дән артык җыр иҗат иткән һәм 30 альбом чыгарган. Аның композицияләрен Фрэнк Синатра, Элвис Пресли, Перри Комо, Кристина Агилера кебек җырчылар башкарган. Мансанеро Латин Америкасы һәм испан музыкасын үстерү һәм популярлаштыру өчен гаять зур өлеш керткән.

Рики Мартин, Паулина Рубио, Пабло Альборан, Фито Паэс кебек дөнья күләмендә танылган артистлар социаль челтәрләрдә композиторны хөрмәтләп искә алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100