Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда Чулман елгасында боз астына киткән балыкчыны эзлиләр
Балыкчы чоңгылга эләккән һәм баткан булырга мөмкин дип фаразлыйлар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Чаллыда Чулман елгасында боз астына төшеп киткән балыкчыны эзлиләр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген 11:42 сәгатьтә Чулман елгасында пристань тирәсендә, ярдан 500 метр ераклыкта бер балыкчының боз астына төшеп китүен хәбәр иткәннәр. Ир-ат кулларын болгаган, әмма берникадәр вакыттан соң юкка чыккан.
Урынга 6 нчы эзләү-коткару отряды коткаручылары һәм кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре килгән. Балыкчы чоңгылга эләккән һәм баткан булырга мөмкин дип фаразлана.
Хәзер ир-атны эзләүгә водолазлар эзерләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз