news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән, өчесе имгәнгән

Һәлакәт Мамадыш-Кукмара юлында булган.

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән, өчесе имгәнгән
очевидцы

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Алексей Новиков). Татарстанда ике җиңел машина кара-каршы бәрелү сәбәпле, бер кеше үлгән, өчесе имгәнгән. Бу турыда юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итә.

Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәт кичә кич Мамадыш-Кукмара юлында булган.

«Форд Мондео» белән тугызынчы модельле «Лада» автомобильләре бәрелешкән. Һәлакәттә бер кешенең гомере өзелгән. Өч кеше имгәнгән. Аларны хастаханәгә озатканнар.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100