news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында янгында йорт хуҗасының иптәш хатыны мәете табылган

Рус Шаршадасы авылындагы йортның хуҗасы үзе бер ай элек үлгән булган.

Әгерҗе районында янгында йорт хуҗасының иптәш хатыны мәете табылган
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Кичә кич Әгерҗе районының Рус Шаршадасы авылында шәхси йорт янып беткән. Йорт хуҗасы бер ай элек үлгән булган. Янгын хәрабәләре арасында мәрхүмнең иптәш хатынының мәете табылган. Бу хакта «Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын урынына Тирсә авылы янгын сүндерүчеләре һәм Көчек авылыннан ярдәм итүчеләр килгән.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә ялкын йортны тулысынча чорнап алган булган. Янгын 30 квадрат метрга зыян китергән.

Күршеләр янгын сүндерүчеләргә йортта хатын-кыз калган булуы турында әйтә. Йорт хуҗасы исә бер ай элек үлгән. Шул вакыттан бирле аның 55 яшьлек иптәш хатыны спиртлы эчемлекләр эчеп йөргән. Күршеләре аны өч көн элек йорт хуҗасын искә алу көнендә күргән.

Гражданнар оборонасы эшләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгынны тиз сүндергән, янгынның башка корылмаларга күчүенә юл куймаган һәм корылмаларны тикшергән. Шул вакытта хатын-кыз мәетен тапканнар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100