news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зур керем вәгъдә итеп, кешеләрдән 2 миллион сум акча җыйган хатын-кызны хөкем итәләр

Чынлыкта ул вәгъдәсен үтәргә җыенмаган, ә җыйган акчаларны үз кирәгенә тоткан.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Павел Климчак). 2018 елның май аеннан октябрьгә кадәр Казанда яшәүче 55 яшьлек хатын-кыз Балык Бистәсендә ялган юл белән акча җыйган. Тикшерү ачыклаганча, ул отышлы кертем дип алдалаган, зур керем вәгъдә иткән.

Чынлыкта ул вәгъдәсен үтәргә җыенмаган, ә җыйган акчаларны үз кирәгенә тоткан. Нәтиҗәдә ул 33 кешегә 2,3 миллион сумнан артык зыян китергән.

«Аеруча зур күләмдә мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хатын-кыз үз гаебен танымаган, аны сак астына алганнар. Бу эшне алга таба карау өчен Балык Бистәсе район судына җибәргәннәр.


news_right_1
news_right_2
news_bot