news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүче ирнең 25 ел элек хатынын үтергәне ачыкланган

Җинаятьче төрмәгә утырмаган, хөкем карары чыгарганда ул үлгән булган.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәт шәһәре суды 25 ел элек булган рәхимсез үтерү турындагы эш буенча карар чыгарды.

«Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләвенчә, 1996 елның җәендә Әлмәттә яшәүче бер ир-ат көнчелектән хатынын үтергән. Ир хатынына 18 тапкыр пычак белән кадаган, шулай ук аяклары белән типкәләп кыйнаган.

Җинаятьне 25 елдан соң ача алганнар. 2016 елда җинаятьченең авырудан үлүенә карамастан, эш судка кадәр барып җиткән.

Суд ир-атны үтерүдә гаепле дип тапкан, тик хөкем карары чыгарганда ул үлгән булган

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100