Татарстанда тагын җиде кеше коронавирустан үлгән

Республикада пандемия вакытында Covid-19 инфекциясеннән 1255 үлем очрагы теркәлгән.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 7 үлем очрагы расланган.

1935, 1939, 1949, 1951 елларда туган 4 ир-ат, шулай ук 1949, 1959 һәм 1972 елларда туган өч хатын-кыз үлгән, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Шулай итеп, Татарстанда пандемия вакытында Covid-19 инфекциясеннән 1255 үлем очрагы теркәлгән.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Татарстанда 242 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган.