news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада яшүсмерләр катнашында түләүле кичә оештырган өч кешегә җәза билгеләделәр

Полиция йортка килгәндә анда 54 кеше булган, шул исәптә 22 яшүсмер.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Полиция Түбән Камадада яшәүче өч кешенең арендага коттедж алуларын һәм анда кичә оештыруларын ачыклаган. Алар дискотекага керүне түләүле иткән.

Полиция йортка килгәндә анда 54 кеше булган, шул исәптә 22 яшүсмер. Барысы да полиция бүлегенә китерелгән.

Дискотека оештыручыларга карата чара оештырган һәм QR-кодлар тикшерүне оештырмаган өчен административ хокук бозу турында беркетмә төзегәннәр.

Балигъ булмаган балаларның ата-аналарын, шулай ук дискотекада исерек булган 10 яшүсмерне дә җаваплылыкка тартачаклар.


news_right_1
news_right_2
news_bot