Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республика Югары суды Татарстан Федераль салым хезмәте башлыгын СИЗОда калдырды
Яклау ягы сак астында торуны өй арестына үзгәртүне сораган булган.
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Бүген ТР Югары суды Социаль иминият фонды башлыгы Павел Лохановка чикләү чарасын озайту буенча апелляцияне карады. Яклау ягы сак астында торуны өй арестына үзгәртүне сорады.
Искәртеп узабыз, узган елның көзендә Фонд «РСМ-Мед» компаниясе белән инвалидларны махсус чаралар белән тәэмин итүгә контракт төзегән. Сатып алу суммасы 56 миллион сум тәшкил иткән. Соңрак фонд хезмәткәрләре «РСМ-Мед» ягыннан контракт шартларын бозу очракларын ачыклаган. Алар компаниягә штраф - неустойканы түләттерү өчен дәгъва тапшырган.
Быел августта компания җитәкчелеге Федераль салым хезмәте башлыгы белән очрашкан. Лоханов аларга неустойка күләмен киметү өчен ярдәм итәргә тәкъдим итә, дөрес, бүләк өчен 4 млн сум бирәсе.
Федераль салым хезмәте башлыгын вәгъдә ителгән акчаларның бер өлешен тапшыру вакытында тоткарлыйлар.
Элегрәк ир-ат үз гаебен катгый рәвештә кире каккан, әмма арестны озайту буенча узган утырышта гаепләнүче көтмәгәндә позициясен алыштырган һәм үзенең катнашы барлыгын тануын белдергән.
Бүген адвокат Павел Мазуренко «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән сөйләшкәндә аның яклавындагы бу кеше гаебен өлешчә таный, әмма инкриминацияләнә торган маддә белән килешми, дип белдерде. Ул җинаятьне ришвәттән караклыкка омтылу маддәсенә квалификацияләүне сорый. Суд үтенечне канәгатьләндермәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз