news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда банк таларга җыенган сукбайны тоткарлаганнар

Банк хезмәткәре талаучыга хәвеф төймәсенә басуы хакында хәбәр иткән, шуннан соң тегесе табан ялтыраткан.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда банк таларга җыенган сукбайны тоткарлаганнар. Бу хакта ТР буенча Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә көн уртасында бер банк бүлегенә исерек хәлдәге ир-ат кергән һәм кассирдан, пычакка охшаган әйбер белән янап, акча бирүен таләп иткән. Банк хезмәткәре югалып калмаган, хәвеф төймәсенә баскан һәм бу хакта ир-атка хәбәр иткән. Шуннан соң тегесе тиз генә бинадан чыгып, билгесез юнәлештә юкка чыккан.

Урынга килгән росгвардиячеләр, ир-атның билгеләрен ачыклап, аны эзләргә керешкән. Аны күршедәге йортта табып алганнар. 26 яшьлек сукбайның инде моңа кадәр дә хөкемгә тартылган булуы ачыкланган.

Ир-аттан пычакка охшаган әйберне алып, тәртип сакчылары аны полиция бүлегенә тапшырган. Сукбайга карата «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100