news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балигъ булмаганнар еш кыла торган җинаятьләр аталды

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкиле яшүсмерләр җинаятьләрне еш кына җинаять җаваплылыгы турында белмичә кыла дип саный.

Татарстанда балигъ булмаганнар еш кыла торган җинаятьләр аталды

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, балигъ булмаган хокук бозучылар башлыча икътисади җинаятьләр кыла.

«Нигездә бу — урлаулар, алар өлешенә җинаятьләрнең гомуми санының 40-50 проценты туры килә», — диде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләрнең эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Лариса Осипова «Татар-информ»га биргән интервьюсында.

"Минемчә, бу — үз гамәлеңне аңламау аркасында килеп чыга. Яшүсмер һәрвакытта да: «Менә, барачакмын да, урлаячакмын», — дип уйламый. Нәрсәне дә булса очраклы күреп, бәлки, кызыксыну туадыр. Шуңа күрә без үз хезмәткәрләребез алдында аңлату бурычын куябыз. Яшүсмерләр бит алар бүген ишетәләр, ә иртәгә оныталар. Шуңа күрә безнең хезмәткәрләр җинаятьнең нәрсә икәнен аңлату өчен төрле лекцияләр һәм әңгәмәләр белән чыгыш ясый», — диде ул.

Осипова яшүсмерләрнең тормыш тәҗрибәсе җитмәү сәбәпле, нәрсә эшләүләрен һәм моның өчен нинди җаваплылык көтүен аңламауларын әйтте. Әмма җинаять законнарын белмәү җаваплылыктан азат итми.

«Әлбәттә, Җинаять кодексында барысы да ачык язылган: авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр кылган өчен балигъ булмаганнар ун елга кадәр, уртача авырлыктагы җинаятьләр өчен өчтән җиде елга кадәр иректән мәхрүм ителә. Әмма судлар, кагыйдә буларак, шунда ук ирекләреннән мәхрүм итмәскә тырыша», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100