news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юлында ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә пассажирлар салонда кысылып калган

Авария Азнакай районының Ирекле авылында булган.

Татарстан юлында ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә пассажирлар салонда кысылып калган

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан юлында ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә пассажирлар машинада кысылып калган. Бу хакта аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Кичә кич Азнакай районының Ирекле авылында «Киа» автомобиле «Шевроле» машинасына килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, «Киа» кузовының алгы өлеше изелгән, «Шевроле» автомобилендә исә пассажирлар салон эчендә кысылып калган.

Авария нәтиҗәсендә «Киа»ның йөртүчесе һәм «Шевроле»ның ике пассажиры зыян күргән. Аларның барысын да Әлмәт хастаханәсенә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot