news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаешта ковидка каршы чараларны үтәмәгән өчен ресторанга штраф салганнар

Лаеш районында Роспотребнадзор таләпләрен үтәүне тикшерү өчен мобиль төркемнәр булдырылган.

Лаешта ковидка каршы чараларны үтәмәгән өчен ресторанга штраф салганнар

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Лаеш районында суд карары белән кибет эше туктатылган һәм ресторанга Covid-19 таралуга каршы юнәлтелгән санитар нормаларны үтәмәгән өчен 50 мең сум күләмендә штраф салынган. Бу хакта район хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Штраф түләүдән һәм эшчәнлекне туктатудан тыш, хокук бозучылар Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе күрсәтмәләрендә әйтелгән барлык кимчелекләрне бетерергә тиеш булачак. Лаеш районының мобиль төркемнәре хезмәткәрләре профилактика чараларының үтәлешен контрольдә тотачак», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Мобиль төркем хезмәткәрләре җәмәгать урыннарына килүчеләрдә медицина битлекләре булуын, социаль дистанцияне үтәүне, актуаль мәгълүматлар белән «Хезмәткәрләр термометриясе» журналы булуны, эш зоналарын даими җилләтүне оештыруны һәм Роспотребнадзорның башка таләпләрен тикшерәчәк.

Көн саен Лаеш районында юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне 20дән артык тикшерү үткәрелә. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе Лаеш бүлеге хезмәткәрләре хокук бозулар булганда протокол төзи, аннан материаллар судка җибәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot