news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда төзелештә эшче һәлак булганнан соң җинаять эше ачканнар

Фаҗига узган җомгада Глушко урамындагы күп катлы парковка төзелеше мәйданчыгында булган.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда төзелештә эшче үлгәннән соң «Төзелеш яки башка эшләрне алып барганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше ачканнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү Комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.

Тикшерүчеләр бу хәлне ачыклый.

«Төзелеш мәйданчыгында иминлекне тәэмин итү өчен җаваплы вазифаи затларның гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк», - дип ачыклык кертте Шептицкий.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы узган җомгада Глушко урамындагы күп катлы парковка төзелешендә эшче һәлак булганлыгын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100