Казанда бер инкассатор үзенең башына пистолеттан аткан

Егетне хастаханәгә китергәннәр, хәзер аңа операция ясыйлар.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында инкассатор егет үзенең башына пистолеттан аткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Шаһитлар әйтүенчә, Кызыл Кокшай урамында 25 яшьлек инкассатор эш машинасы салонында булган вакытта пистолет ала һәм үзенең башына ата. Әйләнә-тирәдә башка беркем дә зыян күрмәгән.

Егетне хастаханәгә китергәннәр, хәзер аңа операция ясыйлар. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.