Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәндә алты балалы гаиләнең йорты янып беткән, аларга авылда йорт бирәчәкләр
Йортсыз калган гаилә хәзерге вакытта Казанда туганнарында яши.
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев Зур Ачасыр авылында йортлары янган күп балалы гаиләгә тиешле ярдәм күрсәтергә йөкләмә бирде.
Әлеге гаиләнең йорты узган төндә янган, дип хәбәр ителә Яшел Үзән районының матбугат хезмәтендә.
«Күп балалы гаилә янгыннан соң йортсыз калды. Өй, мунча, хуҗалык корылмалары янып көлгә әйләнде. Район башлыгы зыян күрүчеләргә ярдәм итүдә шәхсән катнашты, аларга кирәкле бөтен әйберне дә алып киләчәкләр», — ди Яшел Үзән районы советы аппаратының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Регина Чибрикова.
Аның сүзләренчә, гаиләгә Яшел Үзәндә йорт тәкъдим иттеләр, әмма алар баш тартты һәм Казанда туганнарында яшәп торырга карар кылды. «Шулай ук алар өчен шушы авылда йорт сайланды хәзер аны сатып алу мәсьәләсе хәл ителә», — дип сөйләде ул.
Гаиләдә алты бала: 13, 11, 8 һәм 7 яшьлек дүрт кыз, 10 һәм 5 яшьлек ике малай тәрбияләнә. Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, алар могҗиза белән генә исән калган һәм ут капкан йорттан документларын алып чыгарга өлгергәннәр. Битараф булмаган авылдашлары гаиләгә төн уздырырга булышкан, ә мәктәп һәм мәчет туклану оештырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз