news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстандагы бер авылда, шәхси йортта янгын чыгып, ике ир-атның гомере өзелгән

Янгынның мәйданы 40 квадрат метр тәшкил иткән.

Татарстандагы бер авылда, шәхси йортта янгын чыгып, ике ир-атның гомере өзелгән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстандагы бер авылда, шәхси йортта янгын чыгып, ике ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртән 112 бердәм номерына республиканың Тәтеш районы Бессоново авылында шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Хәбәр җиткерүче эчтә кешеләр булу ихтималын да әйткән.

Урынга 133нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре юл тоткан. Алар килгәндә ялкын телләре йортны тулысынча ялмап алган була инде.

Янгынны сүндергән вакытта ут белән көрәшүчеләр 58 яшьлек хуҗаның һәм 68 яшьлек ир-атның (хәзерге вакытта аның шәхесен ачыклыйлар) мәетен табып алган.

Янгынның мәйданы 40 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot