news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада полицейскийга һөҗүм иткән яшүсмернең үги атасы хөкем ителгән булган

1999 елда Марат Җамалиев унбер җинаятьтәше белән магистраль газүткәргечен шартлаткан.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Кукмарада полицейскийга һөҗүм иткән яшүсмернең үги атасы газүткәргечен шартлаткан өчен хөкем ителгән булган. Бу мәгълүматны агентлыкка хокук саклау органнарында расладылар.

Марат Җамалиев ул вакытта гамәлдә булган «Диверсия» җинаять кодексы маддәсе буенча хөкем ителгән булган.

1999 елның 1 декабрендә иртә белән Киров өлкәсендә Татарстан белән чиктә көчле шартлау булды. Магистраль газүткәргеченең өч тармагына зыян килгән. Криминалистлар урында шартлаткыч корылма калдыклары тапкан.

Аннары тикшерү ачыклаганча, террористлар 12 кеше булган, бу гамәлне башлаучы ике кеше Татарстаннан читкә чыгып киткән. Калган тугыз кеше (алар арасында Марат Җамалиев та булган) ай дәвамында хөкем ителгән. Алар барысы да 12 елдан алып 14 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителгән.

Ул вакытта Җамалиев өйләнгән булган, ике бала тәрбияләгән. Бу гаиләнең танышлары сүзләренчә, Җамалиев колониядән кайткач хатыны белән аерылышкан. Узган язда ул Виталий Антиповның әнисенә өйләнгән. Бүген ул яшүсмер Кукмарада полицейскийларга пычак белән ташланган.

Тикшерү Марат Җамалиевның үги улына нинди йогынты ясавын ачыклаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100