news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның халык артисты Ратмир Бәдретдинов вафат булган

Ул хастаханәдә пневмониядән дәваланган.

Башкортстанның халык артисты Ратмир Бәдретдинов вафат булган
https://www.bashinform.ru

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Уфада Башкортстанның халык артисты, «Байык» телепроектның жюри рәисе Ратмир Бәдретдинов 88 яшендә вафат булган. Артистның хезмәттәшләре сүзләренчә, ул хастаханәдә пневмониядән дәваланган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Ратмир Бәдретдинов 1931 елның 15 ноябрендә БАССРның Мәчетле районында туган. Танылган мәдәният эшлеклесе, халыкның бию традицияләрен саклаучы, башкорт хореография биюен сәхнәгә куючы артистларның берсе.

Ул хезмәт эшчәнлеген Башкорт дәүләт халык бию ансамбле солисты буларак башлаган. 1973 елда Ратмир Бәдретдинов ансамбль директоры вазифасына билгеләнә. 1980 елдан Уфа дәүләт сәнгать институты ректоры урынбасары, 1986-2001 елларда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының директор урынбасары һәм баш администраторы булып эшли.

Ратмир Бәдретдинов Фәйзи Гаскәров исемендәге ансамбль директоры вазифасында эшләгәндә үзен коллективны берләштерә белә торган оештыручы итеп күрсәтә. Аның җитәкчелегендә ансамбль гастрольләргә йөри, Франция, Германия, Испания һәм башка илләрдә чыгыш ясый.

БСТ телеканалында популяр «Байык» республика телеконкурсында Ратмир Бәдретдинов 13 ел дәвамында жюри рәисе булды, катнашучыларга төгәл бәя һәм яхшы киңәшләр бирде, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100