Казанда троллейбус белән трамвай бәрелешкәч, җиде кеше имгәнгән

Юл һәлакәте бүген көндез Гвардия һәм Патрис Лумумба урамнары чатында булган.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Казанда троллейбус белән трамвай  катнашында авариядә җиде кеше имгәнгән. Бу турыда шаһитлар хәбәр итә.

Юл һәлакәте бүген 15.30 сәгатьтә Гвардия һәм Патрис Лумумба урамнары чатында булган. Троллейбус белән трамвай юл бүлешә алмаган. Троллейбус юл чатыннан чыгып җитәргә өлгермәгән һәм шул сәбәпле аның артына трамвай килеп бәрелгән булырга мөмкин.

Шаһитлар юл-транспорт һәлакәтендә җиде кеше имгәнгән дип хәбәр итте.

«Кешеләр транспортның тәрәзә пыяласы ватыкларына киселгән. Һәлакәт урынына ашыгыч ярдәм машиналары килде», – дип сөйләде шаһитлар.