Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ютазы районының бер бистәсендә әбине кыйнап үтергәннәр
Җинаятьчеләр, акчаны алып, әби белән бабайны металл арматура кисәге белән кыйныйлар һәм өйдән чыгып китәләр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Баулы, 30 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан"). Фаҗига Баулыдан 48 километр ераклыкта – Ютазы районы Бәйрәкә Тамак авыл җирлегенә керүче Подгорный бистәсендә булган. Үтерүдә шикләнелүче кешеләр тоткарланган, дип яза җирле басма.
17 октябрьдә иртән бер йортта баш сөяге җәрәхәтләнгән 94 яшьлек хатын-кыз мәете табылган. Аның кыйналган 93 яшьлек тормыш иптәше авыр хәлдә хастаханәгә җибәрелгән.
Әлеге факт буенча РФ Җинаятьләр кодексының 105нче маддәсе 1нче өлеше буенча җинаять эше ачылган. РФ тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, әлеге җинаятьне кылуда шикләнелүче 1992 һәм 1993 елгы ике җирле кеше тоткарланган. Тикшерү фаразы буенча, ир-атлар спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, өлкән яшьтәге күршеләреннән ачы бал урларга булалар. Веранда тәрәзәсен ватып, йортка керәләр, хуҗаларга янап, спиртлы эчемлек таләп итә башлыйлар. Бабай 60 мең сумга якын акчасын кайда саклаганын әйтә.
Җинаятьчеләр, акчаны алып, әби белән бабайны металл арматура кисәге белән кыйныйлар һәм өйдән чыгып китәләр. Җинаятьчеләрнең берсен тоткарлаганда, ул наркотик исереклеге хәлендә була, ә өендә тентү үткәргәндә наркотик табыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз