news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таксистны үтереп, мәетен машинасы багажнигына салган яшүсмерләрне тоткарлаганнар

Ир-атның югалуы турында аның туганнары хәбәр иткән, икенче көнне мәетне Яшел Үзәндә бакчачылык ширкәтендә тапканнар.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә таксистны үтергән һәм мәетен машинасының багажнигында яшергән өч яшүсмерне тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итте.

35 яшьлек ир-атның мәетен дүшәмбе кичендә машина багажнигында тапканнар. «Вортекс Тинго» машинасы «Октябрьнең 70 еллыгы» бакчачылык ширкәтендә табылган.

Мәетне караганда, ирне үтерүләре күренә — аның башында бик күп тырналган эзләр һәм гематома булган. Ир үз машинасы белән таксист булып эшләгән. Кичә аның гаиләсе югалуы турында хәбәр иткән.

Тиздән оперативниклар җинаятьтә шикләнелүчеләрне — 15-17 яшьлек өч яшүсмерне тоткарлый. Алар үз гаепләрен өлешчә таный. «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Якын арада тикшерүче үсмерләрне сак астына алуны сораячак.

Кирәкле экспертизалар — суд-медицина, дактилоскопик, молекуляр-генетик һәм компьютер-техник экспертизалар билгеләнгән. Тикшерү һәр яшүсмернең җинаятьтә нинди роль уйнавын ачыклаячак.

Тикшерү булган барлык хәлләрне билгеләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100