news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төнлә Чаллы трассасы аша йөгереп чыкканда машина бәрдергән ир-ат үлгән

Автомобиль йөртүче үзе ашыгыч ярдәм чакырткан һәм полиция хезмәткәрләрен көтеп торган.

Төнлә Чаллы трассасы аша йөгереп чыкканда машина бәрдергән ир-ат үлгән
Валентин Кулагин

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Пронина). Төнлә Чаллы трассасыннан йөгереп чыкканда ир-ат җиңел машина тәгәрмәче астында калып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Автошәһәрдәге үз хәбәрчесе сөйләде.

Юл-транспорт һәлакәте Чаллы-Водозабор трассасының 2нче километрында булган. «Лада Гранта» машинасын йөртүче 25 яшьлек ир-ат кичә кич сәгать унынчыда Чаллыдан Ильбухтино ягына бара. Шул вакытта 52 яшьлек җәяүле юл аркылы йөгереп чыга. Караңгыда баручы ир-ат киемендә яктылык кайтаручы элементлар булмый ә машина бик тиз бара. «Гранта» ир-атны бәрдергән һәм ул каршы як полоса кырыена барып төшкән.

«Эконом» базасы янында көтмәгәндә юлда ир-ат пәйда булды. [Мин] тормозга басарга өлгермәдем. Сәгатенә 50 километр тизлек белән бардым», — дип сөйли агентлык хәбәрчесенә җиңел машинаны йөртүче.

Егет шунда ук туктый, ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм номеры буенча шалтыратып, полицейскийларны көтеп тора.

«Юл-транспорт һәлакәтендә алган җәрәхәтләрдән җәяүле урында үлә. Һәлакәт факты буенча тикшерү үткәрелә», — дип хәбәр итте «Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Автомобильне махсус машина кую урынына озатканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100