news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәмәгатьчеләр Казанда шикләнелүчеләрнең изоляторда тору шартларын тикшерде

Иҗтимагый совет вәкилләре Казан Эчке эшләр идарәсендә «Гражданлык мониторингы» акциясе вакытында булды.

Җәмәгатьчеләр Казанда шикләнелүчеләрнең изоляторда тору шартларын тикшерде
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Җәмәгатьчеләр Казанда вакытлыча тоту изоляторында шикләнелүчеләрнең һәм гаепләнүчеләрнең нинди шартларда торуын тикшерде. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иҗтимагый совет вәкилләре Казан Эчке эшләр идарәсендә «Гражданлык мониторингы» акциясе вакытында булды. Алар дежур частьны, изоляторны һәм тирны карады. Аларны идарә башлыгы, полиция полковнигы Александр Мищихин озатып йөрде.

Изоляторда ул җәмәгатьчеләргә барлык биналарда һәм камераларда видеокүзәтү шартлары булуы турында сөйләде. Бүлекчә башлыгы, полиция капитаны Илнар Гасанов сүзләренчә, изоляторда бер үк вакытта кулга алынучы 100 кеше булырга мөмкин.

Кизү частендә Александр Мищихин тәүлек дәвамында Казанда 700 тирәсе мөрәҗәгать теркәлүен әйтте. Аларның һәркайсы полиция хезмәткәрләре тикшерергә һәм тиешле карар кабул итәргә тиеш.

Җәмәгатьчеләр тәүлек буе мәгълүмат кабул итүче 02 операторлары эшен дә тикшерде. Совет әгъзалары видеомониторинг бүлегендә булды, анда сигез мең камерадан күзәтү бара.

Соңыннан җәмәгатьчеләр ату тирын карады. Аларны тир һәм уку сыйныфларының заманча җиһазланышы шаккатырды. Совет әгъзалары сүзләренә караганда, бу полиция хезмәтенең нәтиҗәлелегенә уңай тәэсир итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100