news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда әби 1 миллион сум акчасын ышанычлы счетка күчерү өчен аферистка шалтыраткан

Мошенник үзен банк хезмәткәре дип таныштырган һәм әбигә акчасын ышанычлы счетка күчерергә тәкъдим иткән.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда әби 1 миллион сумнан артык акчасын ышанычлы счетка күчерү өчен аферистка шалтыраткан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе хәбәр итә.

23 сентябрьдә 71 яшьлек әбигә билгесез кеше шалтыраткан, ул үзен банкның финанс хезмәткәре Юрий Белов дип таныштырган. Ул әбинең счетыннан кемдер зур суммада акча алмакчы булган дип сөйләгән.

Операцияне блокировкалау һәм акчаны саклап калу өчен, Юрий акчаны башка банктагы махсус счетка күчерергә тәкъдим иткән. Әби бу күрсәтмәләрне үти алмаган, ул Архангельск өлкәсендә сәфәрдә булган.

Әби Казанга кайткач ике көннән Юрийга үзе шалтыраткан. Аның күрсәтмәсе буенча счеттан 1 0 28 000 сум акчасын алган. Банкомат аша ир-ат әйткән счетка күчергән. Бу вакыт аралыгында ир-ат элемтәдә булган.

Әби өйгә кайткач, Юрий мошенник булган дигән нәтиҗәгә килгән. Ул «Авиатөзелеш» полиция бүлегенең кизү частена мөрәҗәгать иткән.

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция тикшерү алып бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100