Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда өч яшьлек бала люк чокырына төшеп киткән
Малайны Балалар республика клиник хастаханәсенә салганнар.
(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Массакүләм мәгълүмат чараларында Казанның Чуйков урамында өч яшьлек баланың люк астына төшеп китүе турында хәбәр чыкты.
«Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, өч яшьлек бала әтисе белән бергә ишегалдында йөргән. Бала люк капкачына баскан. Ата кеше улына анда уйнамаска кушкан, әмма бер мизгелдә люк капкачы әйләнгән һәм бала төшеп киткән.
Ата кеше шаһитлар белән бергә баланы тартап алган. Малайны Балалар республика клиник хастаханәсенә салганнар.
Бу фактка карата «Ваемсызлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз