news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан полицейскийлары Finiko оешмасына нигез салучы Кирилл Доронинны тоткарлаган

Июль уртасында Finiko оешмасына акча кертүчеләр шәхси кабинетларыннан үз акчаларын ала алмавы турында мәгълүмат чыкты.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда Finiko финанс оешмасына нигез салучыларның берсе — Кирилл Доронинны тоткарладылар.

Билгеле булганча, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе оперативниклары аны бүген берничә сәгать элек тоткарлаган.

Агентлык мәгълүматлары буенча, Кирилл Доронинны министрлыкның Губкин урамындагы Баш тикшерү идарәсенә сорау алуга чакыртканнар һәм шул вакытта тоткарлаганнар.

Узган елның декабрь аенда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсендә «Финанс пирамидасы оештыру» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Компания офисларында тентү үткәрелгән.

Июль уртасында Finiko оешмасына акча кертүчеләр шәхси кабинетларыннан үз акчаларын ала алмавы турында мәгълүмат чыкты. Кулланучылар аккаунтларына керә алмаган. Бер атнадан хокук саклау органнарына акча кертүчеләрдән беренче гаризалар тапшырыла башлады.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100