Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төнлә Азнакай районында бәрелешкән ике машинаның да йөртүчесе үлгән
Удмуртия номерлары куелган «Лада Приора» һәм Татарстаннан уникенче модельле «Лада» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән.
(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген төнге сәгать бердән соң Татарстанның Азнакай районында Каменка торак пункты янында юл-транспорт һәлакәте булган.
Анда Удмуртия номерлары куелган «Лада Приора» һәм Татарстаннан уникенче модельле «Лада» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән.
Шаһитлар сүзләренчә, бәрелешкәч, «Лада» автомобиле юл кырыена төшеп киткән һәм әйләнеп капланган.
«Ике машина йөртүчесе дә шунда ук үлгән. Аларның икесенә дә 30 яшь тирәсе», — дип сөйләде авария шаһитлары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз