news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ирле-хатынлы кешеләр мунчада янып үлгән

Фаҗига бүген көндез республиканың Баулы районында Исергәп бистәсендә булган.

Татарстанда ирле-хатынлы кешеләр мунчада янып үлгән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда ирле-хатынлы кешеләр мунчада янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фаҗига бүген көндез республиканың Баулы районында Исергәп бистәсендә булган. Бистәнең Тукай урамында 32 квадрат метр мәйданлы бүрәнә мунча янган.

109нчы янгын сүндерү-коткару бүлеге көчләре белән ут сүндерелгән. Янган конструкцияләрне сүткәндә 57 яшьлек ир белән хатынның гәүдәләре табылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot