news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда скутерда йөргәндә юл коймасына бәрелгән үсмер үлгән

Юл һәлакәте иртән Казан-Ульяновск-Канаш трассасының икенче километрында булган.

(Казан, 30 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген иртән Казан-Ульяновск-Канаш трассасының икенче километрында юл-транспорт һәлакәтендә үсмер малай үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә.

Якынча фараз буенча, 17 яшьлек үсмер идарәне югалта һәм юл коймасына бәрелә. Шуннан соң скутер белән бергә трассадан кырыйга очып төшә.

Үсмер авариядә алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot