news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда җиңел машина баганага бәрелгән, йөртүчене хастаханәгә алып киткәннәр

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Җиңү проспектында булган.

Казанда җиңел машина баганага бәрелгән, йөртүчене хастаханәгә алып киткәннәр
социаль челтәрләр

(Казан, 30 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда җиңел машина юлдан чыгып китеп, баганага бәрелгән. Йөртүчене хастаханәгә алып киткәннәр. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Беренчел мәгълүматлар буенча, кичә 21.00 сәгать тирәсендә Җиңү проспектында «Лада» белән идарә итүче 22 яшьлек егет иминлек тизлеген сайламаган, юлдан чыгып китеп, баганага килеп бәрелгән.

Җиңел машина каты бәрелү сәбәпле, машина икегә бөкләнгән диярлек, йөртүче салонда кысылып калган.

Машина йөртүчене ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә алып киткәннәр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100