Чүпрәледә давыл өлкән яшьтәге ханымның йорт түбәсенә зыян китергән

Көчле җил нәтиҗәсендә Иске Чүпрәледә Ф.Шәкүров кибете түбәсез калган, СТО һәм Спортбар биналарына зыян килгән.

(Казан, 30 май, “Татар-информ”). Яңа Чүпрәледә бүген давыл өлкән яшьтәге ханымның йорт түбәсен алып аткан, дип яза “Родной край” газетасы.

90 яшен узган ханымга ярдәмгә күршеләр килгән.

Көчле җил нәтиҗәсендә Иске Чүпрәледә Ф.Шәкүров кибете түбәсез калган, СТО һәм Спортбар биналарына зыян килгән.