“Сувар-Казан” ҖЧҖ президенты мәете табылган

“Сувар-Казан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең хәбәрсез югалган президенты - 59 яшьлек Борис Чубның үлем сәбәпләре ачыклана
(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Кичә көндезге сәгать икеләр тирәсендә, Чулман елгасы ярында, Балык Бистәсе районының Камский бистәсеннән 2 чакрым ераклыкта, җирле балыкчыларның берсе дулкын белән ярга чыгарып ташланган ир-ат гәүдәсенә тап була. Бирегә Чистай һәм Балык Бистәсе районнарыннан килгән хокук саклау органнары вәкилләре, шулай ук мәрхүмнең якын туганнары, бу кешенең “Сувар-Казан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең хәбәрсез югалган президенты - 59 яшьлек Борис Чуб булуын таный.
Мәгълүм булганча, 19 нчы май көнне иртән Чуб үз катерында Чистай районының Кубассы авылына балык тотарга чыгып китә һәм билгеләнгән вакытка әйләнеп кайтмый. 20 нче май көнне иртән Борис Чуб катеры Чулманның уң як ярында табыла. Милиция хезмәткәрләре хуҗаның шәхси әйберләренә беркемнең дә кагылмаганын ачыклый. Һәлак булган ир-атның үлем сәбәпләрен билгеләү өчен, аның гәүдәсе Казанга җибәрелгән. Хәзерге вакытта суд-медицина тикшерүе алып барыла.