Хокук сакчылары чираттагы үтерү җинаятен ачыклауга ирешә

Дәрвишләр бистәсендә “Шок” төнге кибете сатучысын үтерүдә шикләнелүче яшүсмер кулга алынган
(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). РФ прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Эдуард Абдуллин хәбәр итүенчә, Казан шәһәре Совет районы Эчке эшләр идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре, башкаланың Дәрвишләр бистәсендә булган үтерү җинаятен ачыклауга ирешкән.
Мәгълүм булганча, 16 нчы май көнне иртән, Дәрвишләр бистәсенең “Шок” төнге кибетендә, урам себерүче 35 яшьлек кибетче Лилия Тарасованың мәетенә тап була. Вакыйга урынына килгән тикшерү-оператив төркем вәкилләре ачыклаганча, җинаятьчеләр сатучының күкрәгенә, аркасына һәм башына аткан. Кибетнең ярдәмчел бинасыннан бер металл әрҗә урланган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, анда берничә йөз мең сум һәм 10 меңнән артык евро булган.
28 нче май көнне хокук сакчылары җинаять кылуда шикләнелгән бер кешене тоткарлый. Элек хөкем ителмәгән 21 яшьлек яшүсмер җинаятьтәге гаебен таный. Аның сүзләреннән аңлашылганча, ул сатучы белән электән таныш һәм сәүдә ноктасында акчаның кайда саклануы турында да хәбәрдар булган.
Тикшерү-оператив төркем кибеттән урланган әрҗәне таба. Яшүсмер әйтүенчә, акчаларны ул шәхси мәнфәгатьләренә сарыф итәргә өлгергән.
Бүген Казанның Вахитов районы судында, тикшерүченең, кулга алынучыны сак астына ябу чарасын куллану турындагы үтенече каралачак.