Күренекле композитор, җәмәгать эшлеклесе Рафаил Бакиров вафат

Татар эстрадасын сөючеләр аның Салават Фәтхетдинов башкаруындагы «Гафу ит, иркәм!» җырын яхшы белә.

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле композитор, популяр җырлар авторы Рафаил Бакиров вафат. Аңа 74 яшь иде.

Бу хакта аның улы музыкант Ренат Бакиров хәбәр итә.

Рафаил Бакиров Магнитогорск дәүләт консерваториясе профессоры, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Рафаил Бакиров - җитмешенче елларда Магнитогорскида "Яшьлек" дип аталган вокаль-инструменталь ансамбль оештырган һәм ВИА белән Урал төбәгендә зур уңыш казанган кеше, йөздән артык җыр авторы. 

Татар эстрадасын сөючеләр аның шагыйрь Мәхмүт Хөсәен белән берлектә иҗат иткән Салават Фәтхетдинов башкаруындагы «Гафу ит, иркәм!» җырын белә.

Туксанынчы елларда Магнитогорски татар мәдәни үзәген җитәкләгән. Магнитогорискида беренче сабантуйларны оештырган шәхес.