news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кинорежиссеры Сергей Литовец Мәскәүдә коронавирустан вафат булган

Сергей Литовецка 59 яшь иде.

Казан кинорежиссеры Сергей Литовец Мәскәүдә коронавирустан вафат булган
tnv.ru

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Кинорежиссер һәм оператор Сергей Литовец вафат. Дуслары социаль челтәрләрдә аның короновирустан үлүе турында язалар.

Сергей Литовецка 59 яшь иде. Казанда туган. Мәскәүдә яшәгән һәм эшләгән.

«Сергей юк инде. Авыруын белә идек. Хәлен белешеп тордык. Бүген үлгән дип әйттеләр. Хатыны белән улы да больницада ята. Улына 25 яшь. 15 яшьлек кызлары бар. Ул хәзер туганнарында», — диде ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Сергейның үлемен ишеткәч, дертләп куйдык. Короновирус безнең яныбызга да килеп җитте. Ә бит Сергей белән уртак планнарыбыз да бар иде. Аралашып, сөйләшеп тора идек», — диде ул. 

Сергей Литовец — РФ Кинематографистлар берлеге әгъзасы, Россия кинооператорлар гильдиясе әгъзасы. ВГИК тәмамлаган. Кино һәм телевидениедә 200ләп эш авторы. 

news_right_1
news_right_2
news_bot