Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан кешесенә автобуста битлексез һәм белешмәләрсез барганы өчен беркетмә төзелгән
Бүген полицейскийлар җәмәгать транспорты пассажирларының саклагыч медицина битлекләре киеп йөрүләрен тикшерде.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Казанда яшәүче бер кешегә автобуста медицина битлеге, өйдән чыгу өчен белешмәсе һәм СМС-пропускы булмаганы өчен беркетмә төзелгән.
Тикшерү буенча рейдны бүген тәртип сакчылары Киров дамбасында оештырды.
10нчы маршрут автобусында полицейскийлар битлексез булган ир-атка игътибар иткән. Моннан тыш, үзе белән өйдән чыгу өчен белешмәсе дә, СМС-пропускы да булмавы ачыкланды.
«Эштә миңа бернинди белешмәләр дә бирмәделәр. Мин нинди дә булса рөхсәтләр кирәклеген белми идем», - дип акланырга тырышты ир-ат.
Патруль машинасында хокук бозучыны полиция бүлегенә алып киттеләр, анда аңа административ беркетмә төзеләчәк. Хәзер үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәмәгән өчен аңа 30 мең сумга кадәр штраф яный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз