Видео: Казанда “Лада” машинасы трамвай белән бәрелешеп, йөртүчесе чак исән калган

Юл-транспорт һәлакәте Көньяк трассада булган.

(Казан, 30 апрель, "Татар-информ"). Бүген иртән Казанда Көньяк трассада “Лада” машинасы трамвай белән бәрелешкән, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән кулланучылар.

Видеодан күренгәнчә, тәртип бозган автомобиль чәрдәкләнгән, машина йөртүче исән-сау һәм зыян күрмәгән. Шаһитлар машина йөртүченең аек булуында шикләнгәннәр.