news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә шартлау булган йортта яшәүчеләргә әйберләрен алып чыгарга рөхсәт иттеләр

Вакыйга урынына Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин һәм Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев килде.

Яшел Үзәндә шартлау булган йортта яшәүчеләргә әйберләрен алып чыгарга рөхсәт иттеләр
Яшел Үзән районы матбугат хезмәте

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Төнлә шартлау булган йортны ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин һәм Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев килеп караган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Яшел Үзән районы матбугат хезмәтендә сөйләделәр. 

Йортны караганнан соң, ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы һәм Яшел Үзән мэры бүген үз фатирларына эләгә алмаган кешеләрнең сорауларына җавап бирде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аңлатканча, хәзер йортта куркыныч түгел.

Йортта яшәүчеләргә шәхси әйберләрен 31 март көнне иртән белгечләр белән бергә кереп алырга рөхсәт ителде. Моннан тыш, халык шәһәр мэрына аларны күчерү һәм торакны ремонтлау мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте. Михаил Афанасьев һәр гаилә белән аерым эш алып барылачак, дип ышандырды. Йортның язмышы соңгы тикшерүдән соң хәл ителәчәк.

«Татар-информ» Яшел Үзәндә тугыз катлы йортта шартлау булуы турында хәбәр иткән иде. Фаҗига нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булды, тагын дүртесе зыян күрде.

Бу факт буенча «Саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү» һәм «Ваемсызлык» маддәләре буенча тагын ике җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100